Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрделәр.
Авыл хуҗалыгы җирләре өстеннән очып узганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Умартачы авылындагы металл сэндвич-панельләр җитештерүче "Стройком" предприясенә барды. Әлеге производство 2014 елда ачылган. Бүген биредә 100 кеше эшли. 2016 елда барлыгы 400 млн. сумлык продукция җитештерелгән. Продукция Россиянең 10 төбәгенә сатыла.
Производство линияләре белән танышу барышында "Стройком" җитәкчелеге цехларның иң заманча югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгәне турында искәрттеләр. 2017 елда пенополистиролдан төрү материалларын җитештерү ачылган. Әлеге товарны күбесенчә Чаллыдагы "Хайер" Кытай компаниясе куллана.
Авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда язгы чәчү эшләре барышы турында сүз барды. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, быел 47,6 мең гектарда чәчү планлаштырыла, шулардан 24,9 мең гектары сабан ашлыгы. Бүгенге көнгә чәчү эшләренең яртысы башкарылган.
Сергей Димитриев сүзләренчә, бөтен хуҗалыклар да кирәк кадәр ягулык белән тәэмин ителгән. Көн саен кырларда 500 берәмлек техника эшли. Чәчү эшләрен 20 майга тәмамлау көтелә.
Глава сүзләренчә, бөтен хуҗалыклар буенча 30 мең баш тирәсе эре мөгезле терлек исәпләнә. Көнлек тулаем сөт савымы күләме 222 тонна. Планда - җәйге чорда тәүлегенә 250 тоннан саву.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре барышын югары бәяләде, Кукмара районы гадәттәгечә республикада авыл хуҗалыгы үсеше буенча алдынгы урыннарда.