Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты - муниципалитетның узган елдагы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә багышланган Питрәч районы Советының йомгаклау утырышында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Иван Федотов Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән академия нигезендә дәүләт хезмәткәрләренә белем бирү турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар алга таба хезмәтәшлек һәм уртак проектларны алга таба этәрү турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Әгбали Зарч белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Француз токымлы атлары агентлыгы президенты Жан Пьер Дерубэ белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Татарстан Республикасы икенче ел рәттән Төбәкләрнең инвестицион климатының илкүләм рейтингында беренче урынны яулый, һәм без киләчәктә дә бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру, иң яхшы практикаларны һәм бөтендөнья тәҗрибәсен гамәлгә кертү буенча максатчан эшебезне дәвам итәчәкбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте. Чара «УНИКС» КФУ КСК мәйданчыгында узды һәм «Предприятиеләрне инновацион үстерү – Татарстан Республикасы икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе» темасына багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу «УНИКС» КФУ КСКда Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы кысаларында узды.
Чарада Внешэкономбанк рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советы әгъзасы Ирина Макиева, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Илья Кривогов та катнашты.
Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль интеллектуаль милек агентлыгы җитәкчесе Григорий Ивлиев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы кысаларында узды («УНИКС» КФУ КСК).
Яклар интеллектуаль милек өлкәсен үстерү, интеллектуаль милекне патентлауны дөрес рәсмиләштерү һәм бу даирәне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы уздырылды. Чара «УНИКС» КФУ КСК мәйданчыгында узды һәм «Предприятиеләрне инновацион үстерү – Татарстан Республикасы икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе» темасына багышланды.
Уртак утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең «УНИКС» КСК холлында тәкъдим ителгән экспозициясе белән таныштылар.
«2016 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгаклары турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәре азагында Джидда шәһәрендә Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиллегендә "Татарстан-Согуд гарәбстаны" бизнес-форумы узды.