Рөстәм Миңнеханов "Зенит-Казан" волейбол клубын Россия чемпионатында җиңү белән котлады

12.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит-Казан" волейбол клубын Россия чемпионатында җиңү белән котлады. Телеграмма ТР Волейбол федерациясе президенты, "Динамо" ФСО иҗтимагый оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, "Зенит-Казан" волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команда баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективы исеменә җибәрелде. 

"Хөрмәтле Рәфкать Абдулхай улы, Фәрит Хәйрулла улы, Әсгать Әхмәт улы һәм Владмири Романович! Кадерле спортчылар!

Ихлас күңелдән "Зенит-Казан" клубының искиткеч җиңүе сәбәпле Россия һәм Татарстандагы волейбол сөючеләрдән килгән котлауларга кушылам. Европадагы иң көчле команда законлы рәвештә илебездә дә иң яхшы булуын исбатлады. 9 кат Россия чемпионнары яңадан спорт җәмәгатьчелеген гаҗәпләндерә алдылар - әлеге чемпионаттагы бөтен матчларда да җиңеп чыгып, үзенчәлекле рекордка ирешә алдылар. 

Сәләтле спортчыларга, югары квалификацияле тренер штабына, Казан волейболчылары җанатарларына шәп күрсәткечләр өчен рәхмәт җиткерәсем килә. Сезгә бәхет, сәламәтлек, спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр, яңа рекордлар телим. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте