Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чадгы узышлары буенча республика җыелма командасы белән очрашты һәм аларны Татарстан тарихында иң уңышлы сезон белән котлады. Очрашу Казан Кремлендә узды.
"Россия һәм халыкара ярышларда Татарстан чаңгычыларының уңышлы чыгышлары белән котлау сүзләре җиткерәсе килә. Чаңгы узышлары бүген - иң популяр спорт төрләренең берсе. Кешеләр әлеге спорт белән шөгыльләнергә теләсеннәр өчен, инфраструктура булдырырга кирәк. Спорт мәктәпләре директорларына һәм тренерларга профессиональ хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә", - дип билгеләде Р.Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Президенты спортчылар чыгышларын күзәтүе һәм алар өчен кайгыруы турында хәбәр итте. "Безнең спортчыларның югары нәтиҗәләре яшьләр өчен үрнәк. Җанатар буларак мин игътибар белән сезнең уңышларны күзәтәм һәм без бик горурланабыз. Иң мөһиме - материаль база, тренерлар һәм теләп йөрүче яшьләр булуы. Андый очракта нәтиҗә була", - диде республика башлыгы.
Очрашуда Россия Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе катнашты.