Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия федераль атом төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУП директоры Валентин Костюков белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдәм министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълхматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.
Быел апрель көнне Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Саров шәһәрендә "Россия федераль атом төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУП эшчәнлеге белән танышты. Делегациягә "Цифралы предприятие" тормышның тулы циклы системасы, "ЛОГОС", "НИМФА" һәм башка юнәлешләр буенча проект эшләнмәләре белән танышты. Аларны Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә куллану планлаштырыла.
Хәзерге вакытта республика Министрлар Кабиенты әлеге хзәк белән берлектә машина төзелеше, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм идарә итү системалары тармакларында юл карталарын әзерләү эше бара. Аны "Россия сәнәгатенең цифралы индустриясе" конференциясе кысаларында имзалау планлаштырыла.
Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов, Валентин Костюков һәм "Росатом" дәүләт корпорациясенең атом төш корал комплексы буенча Дирекция директоры Иван Каменских арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында өч яклы протокол имзаланды.