Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде

11.05.2017

Алексей Песошин сүзләренчә, Рөстәм Нигъмәтуллин Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, аннан соң  Казан шәһәре муниципаль берәмлек башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкарганда җир һәм мөлкәт, транспорт өлкәсендә, гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җитәкчесе буларак мөһим һәм җаваплы мәсьәләләр белән шөгыльләнгән.

“Рөстәм Нигъмәтуллин үзен  нәтиҗәле һәм белемле җитәкче, хуҗалыкны яхшы алып баручы, актив кеше буларак күрсәтте. Ул Бөтендөнья җәйге универсиаданы һәм башка мөһим спорт һәм иҗтимагый чараларны уздыруда үзеннән зур өлеш кертте. Ышанам, ул алга куелган бурычларны хәл итүнең юлларын төгәл билгеләп кенә калмыйча, аларны гамәлгә ашыруда актив катнашачак”, - диде ТР Премьер-министры.

Парламентарийлар Татарстан Президенты тәкъдим иткән Рөстәм Нигъмәтуллин кандидатурасын парламентның Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетларының уртак утырышында карадылар һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Нигъмәтуллинны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләделәр.

 


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте