«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында Р.Н.Миңнеханов исемендәге илкүләм премиягә дәгъва конкурсына йомгак ясалды, бу премия, Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре белән мәдәни һәм милли традицияләрне үзара баету, диниара һәм инсаниара диалогны үстерү йөзеннән, үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга кертелгән өлеш өчен бирелә. 2017 ел конкурсында җиңүчеләр – Төньяк Осетия - Алания Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Хаҗиморат Гацалов – басмалары сериясе һәм «Россия һәм ислам: һөҗүмнәр үткенлегендә» китабындагы авторлыгы өчен һәм Алексей Китайцев – "Корольләр кылычы. Фәрид Сәйфелмөлеков" документаль фильмында режиссерлык эше өчен.
Бүген Хаҗиморат Гацалов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан җиңүче дипломын һәм премиянең үз өлешен алды.
Конкурска барлыгы 2016 елның 1 августыннан 2017 елның 30 апреленә кадәр 145 эш тапшырылган, шулардан: 28 видеоматериал (видеосюжетлар, документаль фильмнар, интервью), 9 радиотапшыру, 10 фәнни китап, 11 фәнни мәкалә, 1 картина, 7 шигъри әсәр, 8 сәнәгать әсәре һәм 9 интервью.
Р.Н.Миңнеханов исемендәге илкүләм премия «Мөселман илләре журналистлары экстремизмга каршы» II халыкара форум кысаларында гамәлгә куелды.