Татарстан Республикасы Президенты Халыкара махсус билгеләнештәге көчләрне укыту үзәгендә булды

17.05.2017

Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров чакыру буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Әхмәт Хаҗи Кадыров истәлегенә багышланган Көч куллану структуралары арасында тактик ату буенча Чечня Республикасының V ачык Чемпионаты кунаклары булдылар. 

Чемпионат Гудермес шәһәрендә Халыкара махсус билгеләнештәге көчләрне укыту үзәгендә уза. Биредә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән махсус билгеләнештәге көчләр махсус әзерлек үтәләр. Рамзан Кадыров һәм Чечня Республикасы Башлыгы ярдәмчесе, Федераль илкүләм гвардия хезмәтенең ЧР буенча Идарәсе башлыгының беренче урынбасары Даниил Мартынов үзәк буенча кыска экскурсия үткәрделәр. 

"Минем фикеремчә, бу кораллы көчләр һәм махсус билгеләнештәге хокук саклау органнары өчен белгечләр әзерләү буенча дөньяда иң яхшы үзәк булачак. Бүген илгә югары квалификацияле белгечләр кирәк, шул исәптән мондый хәрби бурычларны тиз һәм нәтиҗәле башкаручылар да. Моңа без бүген инана алдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан Республикасы көч куллану структуралары да биредә әзерләнә ала, дип уйлыйм". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.