Николай Патрушев һәм Михаил Бабич Яшел Үзән суднолар төзү заводында булды

17.05.2017

Бүген Россия Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында булды.

Аларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР  Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” АҖ генераль директоры Ренат Мистахов озата йөрде.

Җитештерү мәйданнарын карауны алар корпус ясау цехыннан башладылар, Федераль максатчан программа кысаларында гамәлгә ашырылучы җиһазлар яңартылуның барышы белән таныштылар. Завод җитәкчелеге техник яктан яңадан җиһазлау буенча проект ике чиратта башкарыла, дип белдерде.

Программа 2011 елдан 2020 елга кадәр исәпләнгән. Соңгы ике елда Яшел Үзән заводында микропанельләр җитештерүче яңа линия файдалануга тапшырылган һәм яссы секцияләр һәм металлконструкцияләр эшләп чыгару җайга салынган.

Ренат Мистахов билгеләгәнчә, предприятиенең җитештерү-техник базасы барлык төр судно җитештерүче һәм төрле кораб, кече һәм урта класслы суднолар төзергә мөмкинлек бирә торган цехлар комплексыннан тора.

Генераль директор шулай ук завод машина төзү буенча үсеш алган, монда металл кою, тимер, термик, гальваник, эретеп ябыштыру цехлары урнашкан, алар предприятиегә мөстәкыйль рәвештә киң спекторлы судно төзергә мөмкинлек бирә, дип сөйләде.
 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.