Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшь дипломатлары форумы Россия белән ислам дөньясы дәүләтләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү буенча нәтиҗәле мәйданчык булып тора. «Без яшьләр белән эшләүнең яңа формасын табуга шатбыз. Әлеге форум республикабызда икенче мәртәбә уза. Без Россия Тышкы эшләр министрлыгына һәм шәхсән министр Сергей Лавровка әлеге эшне оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, кичә генә әле Грозныйда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы узды, җитәкчесе 2014 елдан бирле Рөстәм Миңнеханов. Төркем эшчәнлеге Россия белән Ислам дөньясын мәдәни-инсани нигезләрдә якынайтуга ярдәм итә. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, соңгы берничә елда оешма үз эшен җитди активлаштырды. «Без бүген очрашуларыбызны арттыру мөмкинлеген карыйбыз. Елына бер утырыш урынына икене уздырырга җыенабыз: берсен – Россия Федерациясе территориясендә, икенчесен – илебездән читтә», - диде ул.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең төп бурычларыннан берсе – халыкара террорчылыкка каршы тору: «Берләшергә һәм бергәләшеп мәрхәмәтле һәм хәерле дингә тап төшерерлек кайбер деструктив көчләргә кискен рәвештә каршылык күрсәтергә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – күп кенә милләтләр һәм диннәр вәкилләре тату һәм дус яшәүче уникаль республика.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» халыкара икътисадый саммиты зур потенциалга ия. «Минемчә, бу Россиядәге хәләл базар, Ислам банкингы һәм бизнесы өлкәсендә хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырлык үзенә бер мәйданчык булып тора. Без үзебезнең мөмкинлекләребез турында сөйли алабыз, шулай ук ислам илләренең күнекмәләрен һәм технологияләрен, тәҗрибә уртаклаша алабыз», - дип саный ТР Президенты.
РФ Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисенең беренче урынбасары Арег Агасарян Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык һәм форумны оештыруда ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Антон Грачёв, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова һәм башкалар катнашты.