Алексей Песошин: Татарстанда беренче тапкыр аның яңа тарихында еллык нефть чыгару 35,5 млн тоннадан артты

23.06.2017

Татарстан Республикасында беренче тапкыр аның яңа тарихында еллык нефть чыгару 35,5 млн тоннадан арткан, 2015 елга караганда үсеш 104,5% тәшкил иткән. Шул исәптә “Татнефть” ГАҖндә 28,7 млн. тоннадан артык чыгарылган. Бу соңгы 24 елда иң зур күрсәткеч.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин  “Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык җыелышында хәбәр итте.

Бу чара Әлмәт шәһәрендә узды.

Алексей Песошин сүзләренчә, компанияләр буенча 105,3% нефть чыгаруның үсеш темпы илдәге нефть чыгаручы компанияләр арасында иң югарысы булып тора. 2000 елдан “Татнефть”,  нефть чыганакларының төп өлеше тикшеренүләрнең соңгы стадиясендә булуга карамастан, нефть чыгаруны түбән төшермәгән бердәнбер компания булып кала.

“Татнефть” компаниясе эчке ресурслары нигезендә актив инвестицион эшчәнлеген саклап калды, 2016 елда компаниянең инвестицияләр күләме 97 млрд. сум тәшкил итте. “Татнефть” - республика инвесторларының иң зурысы, компаниянең 97%тан артык инвестицияләре республикада гамәлгә ашырыла, дип билгеләде Алексей Песошин.

“Татнефть” ГАҖнең нәтиҗәле инвестицион сәясәтенең ачык мисалы итеп, ТР Премьер-министры “ТАНЕКО” проектын атады. Хәзерге вакытта “ТАНЕКО” проектында 278 млрд. сумнан артык башкарылган инвестицияләр күләмендә кире кайтарылган инвестицияләр якынча 120 млрд. тәшкил итте.

Алексей Песошин белдергәнчә, 2016 елда “Татнефть барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 221 млрд. сумнан артык акча күчергән, бу хисап елында Татарстанда җыелган барлык салымнарның 32%тан артыгын тәшкил итә.

 


“Татар-Информ” МА