Яңалыклар

29.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында Turkuaz Textile компаниясе генераль директоры Атилла Шөкрү Зәйбәкҗи җитәкчелегендәге Төркия делегациясе вәкилләре белән фикер алышты.  

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты.

29.03.2017

“TIAF  supported by Automechanika” III халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылышы тантанасында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында узды.

29.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ГАҖ президенты Николь Мор белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «АВТОВАЗ» ГАҖ вәкилләре катнашты.

28.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Оренбургта булды. Хөкүмәт башлыгы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.  Чарада катнашучылар криминаль һәм “яшерен” икътисад белән көрәштә федераль һәм төбәк хакимияте органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлек чаралары турында фикер алыштылар.

28.03.2017

Татарстанда законсыз чүплекләр турында хәбәр итүчеләргә 1,5 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

25.03.2017

Казан хәрби командирлар училищесеның “Экипаж” командасы Росси Оборона министрлыгының КВН кубогына ярышларда финалга чыкты, сайлау туры бүген Казанда “Пирамида” комплексында узды. Уенга Мәскәү, Калининград, Смоленск һәм Сызрань шәһәрләреннән килделәр.

Ярымфиналны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ачты.

25.03.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Милли гвардия гаскәрләре оешу көненә багышланган чарада катнашты.

Казанда тантана “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узды, ул концерт номерлары белән башланды.

Тантанада катнашучыларга РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте җитәкчесе – милли гвардия гаскәрләре баш командующие Виктор Золотовның видеомөрәҗәгате күрсәтелде.

24.03.2017

2017 елның гыйнвар-февраль айларында җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең финанс-икътисадый нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

24.03.2017

Ел башланганнан бирле Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 1180 тикшерү уздырылган, шулар нәтиҗәләре буенча Казанда һәм Алексеевскта 9 техник иминлекне бозу очрагы ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

24.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә. Төп максаты - Россия Федерациясе Генераль Прокуроры Юрий Чайка каршындагы Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Себер, Урал федераль округларында дәүләт һәм муниципаль контрактлары буенча заказ бирүчеләр тарафыннан бурычларын вакытында башкаруны һәм законлылыкны саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. 

Битләр: << 1151 1152 1153 1154 ( 1155 ) 1156 1157 1158 1159 1160 >>