Яңалыклар

25.05.2017

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расүлзодә килде.   

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

25.05.2017

Бүген Татарстанга рәсми эш сәфәре белән Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков килде.   

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

25.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Росатом”дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Иван Каменских белән очрашты. 

25.05.2017

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Александр Невский орденын тапшырды. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремлендә узды. Абруйлы бүләк Рөстәм Миңнехановка "дәүләт алдындагы шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясенең халыкара дәрәҗәсен ныгытуга керткән зур өлеше өчен" бирелә. 

25.05.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ГАҖ президенты Михаил Осеевский белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов барында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Ростелеком" ГАҖ һәм "Таттелеком" ГАҖ арасында ниятләр турында беркетмә имзаланды. Яклар Татарстанда бишенче буын мобиль челтәре 5G тәҗрибә зонасын төзү проектын бергә ясарга килештеләр. 

24.05.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әрмәнстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Вардан Тоганян белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев. 

24.05.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Иннополис шәһәрендә “Россия сәнәгатендә цифрлы индустрия-2017” конференциясендә катнашты.

Бу чарада катнашу өчен РФ мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров килде.

24.05.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Elsevier” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

ТР Хөкүмәте рәисе Татарстанның “Elsevier” компаниясе белән фәнни-техник һәм башка өлкәләрдә стратегик партнерлыкны үстерүдә кызыксынуын ассызыклады.

23.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодарда эш сәфәрендә булды. Сәфәр сәбәбе - Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашу. Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә "Чемпион" укыту-күнекмәләр заллары комплексында узды. 

23.05.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама шәһәрендә булды, анда Химиклар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Бу бәйрәмдә шулай ук ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Битләр: << 1151 ( 1152 ) 1153 1154 1155 1156 1157 1158 1159 1160 >>