Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнаша.
Чара Чаллыда уза.
«КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында «Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар да катнашты.
«КАМАЗ» ГАҖ эшчәнлеге турында хисап белән компания генераль директоры Сергей Когогин чыгыш ясады.
Җыелыш көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелгән. Шулар арасында «КАМАЗ» ГАҖның еллык хисабын раслау, «КАМАЗ» ГАҖның еллык бухгалтерлык (финанс) хисабын раслау һәм 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча табыш бүлү, 2016 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләү күләме, сроклары һәм рәвеше мәсьәләләре, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы һәм ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау һәм башка мәсьәләләр.
Искәртәбез, «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы башланганчы «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры «Ростех» башлыгы Сергей Чемезовка һәм башка кунакларга двигательләр заводында яңа двигатель җыю линиясен күрсәтте. Хәзер монда эшләтеп җибәрү гамәлләре башкарыла. Беренче партияне чыгару 2017 елда планлаштырыла, серияле җитештерүне 2018 елда эшләтеп җибәрергә җыеналар.