Алексей Песошин Татарстан Республикасының яңа юстиция министрын тәкъдим итте

23.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Юстиция министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы юстиция министры итеп 2017 елның 23 июненнән Рөстәм Заһидуллин билгеләнде.

Моңа кадәр ул ТР юстиция министрының беренче урынбасары иде.

Рөстәм Заһидуллинны юстиция министры итеп билгеләү турында Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Моннан тыш, Лариса Глухованы Татарстан Президенты Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләү турында Татарстан Президентының Указы имзаланды.

Моңа кадәр Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы булган Фәридә Волкова республика Конституцион суды хөкемдары итеп билгеләнү белән бәйле рәвештә, вазифасыннан азат ителде. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.