Яңалыклар

07.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.   

Төп максаты – язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

07.05.2017

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларын уздыру маршруты буйлап Казандагы автомобиль юлларын карап йөрде.   

Маршрут Казанда Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларында катнашучылар һәм кунаклар узачак урамнардан һәм автотрассадан гыйбарәт (матчлар 2017 елның 18-28 июнендә «Казан-Арена» стадионында булачак).

Шул исәптән бу – «Миллениум» күпере, Әмирхан урамы, Бондаренко урамы, Чистай урамы (Декабристлар урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр), Вахитов, Краснококшайская урамнары.

06.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Апас һәм Тәтеш муниципаль районнарында булды. Төп максаты – язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу.

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

06.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан муниципаль районында язгы чәчү эшләренең барышы белән танышты.  

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

06.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Еллык инвестицион форум башлыгы, «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе җитәкчесе Дауд Әль-Шезауи һәм «Diamond Developers» компаниясе генераль директоры Фәрис Сәид белән очрашты.

06.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, композитор Рәшид Кәлимуллинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.    

06.05.2017

Бүгенгә Татарстанда язгы чәчү 380 мең гектарда башкарылган, бу – планның 36%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

06.05.2017

Бүгенгә Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектәге 996 күп фатирлы йортның 766ында капиталь ремонт башланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

06.05.2017

«Үлемсез полк» акциясендә катнашу ирекле булырга тиеш һәм анда катнашуга административ ресурсны җәлеп итү – ярамый торган хәл. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган иртәнге планеркада белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, акцияне республиканың күп кешеләре хуплый, һәр гаиләнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары бар.    

05.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Хорст Зеехофер белән очрашты.

Очрашу Мюнхенда узды, анда Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәрендә (2017 елның 4-5 мае).

Кунакларны сәламләп, Зеехофер хәбәр иткәнчә, Бавария белән Россия арасында күп еллар инде яхшы мөнәсәбәтләр сакланып килә. Ул билгеләп үткәнчә, Бавария җитәкчелеге ел саен Россиядә була, ил Президенты Владимир Путин белән очраша.

Битләр: << ( 1161 ) 1162 1163 1164 1165 1166 1167 1168 1169 1170 >>