Корея Республикасы Татарстан өчен, һәм гомумән Россия өчен стратегик партнёр булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “KCC Corporation” (Корея) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.
Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford Motor Company җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы оешмасы делегациясе белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең узган елның май аенда Австриядә эш сәфәрендә булганын искәртте. Анда шул исәптән Австрия-Россия дуслыгы оешмасы җитәкчелеге белән дә очрашу булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү һәм “Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.
2017 елның 16 маенда Казанда Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсе узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлеге - яшьләр фәнни-техник иҗаты үзәгендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Блокчейн – яңа бүленгән финанс мохите» темасына «КИВИ» АҖ генераль директоры Сергей Солонин лекция укыды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “БАНК УРАЛСИБ” ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте президенты Владимир Коган имзаладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Coalco" компаниясе хуҗасы, “Вавиот” һәм “ВессоЛинк” компанияләре төркеме хуҗадашы Василий Анисимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөукүмәте Йортында узды.