2017 елда «КАМАЗ» ГАҖ техника сату күләмен 39 мең берәмлеккә кадәр арттырмакчы була: эчке базарда - 32 мең, экспортка - 7 мең

23.06.2017

2016 елда 34 меңнән артык "КАМАЗ" автомобиле сатылган, шул ук вакытта экспорт күләме 6 мең берәмлектән артты. "КАМАЗ" автомобильләрен, автомобиль җыю комплектларын һәм запас өлешләрне сату 50 дән артык илдә алып барылды - БДБ илләре, Көньяк-Көнчыгыш илләре, Африка, Көнчыгыш Европа һәм Латин Америкасы илләрендә. 

Бу хакта бүген "КАМАЗ" ГАҖ акционерларының еллык киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. 

«КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында «Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар да  катнашты.

Киңәшмәдә 2016 ел нәтиҗәләре каралды. "КАМАЗ" ГАҖнед 2016 елдагы эшчәнлеге буенча еллык бухгалтер хисабы һәм еллык хисабы тәкъдим ителде. 

"КАМАЗ" ГАҖнең хисап чорында кереме 133 млрд. сумнан артты, бу 2015 елга караганда 37 %ка артык. Чиста табыш 656 млн.  сум. "КАМАЗ" ГАҖ Директорлар советы карары буенча Акционерлар җыелышы тавыш бирде һәм табышның 297 млн. сумын акцияләр буенча дивидентлар түләүгә юнәлдерүне раслады. 

2017 елда «КАМАЗ» ГАҖ техника сату күләмен 39 мең берәмлеккә кадәр арттырмакчы була: эчке базарда - 32 мең, экспортка - 7 мең.

"КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин сүзләренчә, 2016 елда модернизация һәм яңа технологияләр кертүгә 8,2 млрд. сум юнәлдерелгән. 2017 елда бу макстака инде 20 млрд. сумнан артык акча җибәреләчәк. 2016 елда башланган зур күләмле проектлар өстенлекле булып кала. Бу - DAIMLER компаниясе белән берлектә төзелүче К5 авыр йөк машиналары кабиналары заводын төзү, Р6 двигательләрен җитештерү, яңа 2019 кабиналарын булдыру. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышныда компаниянең стратегик максталарын билгеләде. Аның сүзләренчә, БДБ илләрендә авыр йөк машиналарын сатуны арттырырга кирәк. 

Ул хәбәр иткәнчә, Казахстанга визиты кысаларында ул Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевка "КАМАЗ"га ярдәм итүе өчен рәхмәт белдергән. 

Шулай ук Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашуда да үзара файдалы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү планлаштырыла. 

"Элеккеге Совет илләре киңлегендә безнең урынны саклап калу мөһим", - диде Татарстан Президенты. 

Ул шулай ук республика алга таба да газ-мото ягулыгы базарын арттыруга ярдәм итәчәген ассызыклады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте