Рөстәм Миңнеханов: «Имин һәм сыйфатлы юллар» һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проектлары Татарстан өчен актуаль

23.06.2017

Бүген Казанда, илнең башка шәһәрләрендәге кебек үк, «Имин һәм сыйфатлы юллар» һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проектлары кысаларында күп эшләр башкарылган. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы юллар» һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.   

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Аркадий Дворкович сүзләренчә, проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә ресурслар алга таба яңа адым ясарга мөмкинлек бирә. «Бу проектларга аерым игътибар бирелә, федераль һәм шулай ук республика акчалары бүленгән, һәм төп максат – юл хәрәкәте иминлеген арттыру, шулай ук уңайлы шәһәр мохите булдыру, - диде ул. – Бу чаралар белән бергә җаваплылык та арта».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында шулай ук ассызыклаганча, бу ике тема да республика өчен актуаль, бу проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла, моннан тыш, аларны халык бик рәхәтләнеп кабул итә.  

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан белән «Роставтодор» арасында төзелгән килешү нигезендә 2017 елда юл-урам челтәрен норматив халәтенә китерү чараларының комплексы башкарыла, шуның нәтиҗәсе буларак, Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә юл-транспорт һәлакәтләре урыннары кими. 

Ул искәрткәнчә, Казан агломерациясе составына Казан һәм 7 муниципаль район – Лаеш, Питрәч, Биектау, Зеленодольск, Югары Ослан, Арча һәм Теләче районнары керә. Юл-транспорт һәлакәте еш була торган 73 урын бар. Проектны финанслау 2,4 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 1,2 млрд сумы – федераль акчалар. Шул акчалар исәбенә 120 км автоюллар ремонтланачак,   юл-транспорт һәлакәте еш була торган 52 урынны бетереләчәк.

Чаллы агломерациясенә Чаллы шәһәре һәм аның янәшәсендәге берничә муниципаль район керә, анда юл-транспорт һәлакәте еш була торган 27 урын бар. Проект кысаларында 63 км автоюллар ремонтланачак, юл-транспорт һәлакәте еш була торган 9 урын бетереләчәк. Финанслау – 1, 250 млрд. сум, шуның яртысы – федераль бюджеттан. Бүгенгә Чаллы агломерациясендә 578 млн. сумлык, ягъни 46% эш башкарылган инде.

Җентекле нотык белән Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин чыгыш ясады.

«Уңайлы шәһәр мохите булдыру» проектын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.