КХР Дәүләт Советы премьеры урынбасары, «Идел-Янцзы» Советының Кытай өлеше рәистәше Чжан Гоцин Казандагы Җиңү Паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды

21.05.2025

Бүген КХР Дәүләт Советы премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәистәше Чжан Гоцин Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды.

Тантаналы чара Казанның Җиңү паркында узды.

Кунакны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» советы рәистәше Игорь Комаров, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.

Искәртәбез, Казанга сәфәре кысаларында КХР Дәүләт Советы Премьеры урынбасары Чжан Гоцин Бәшир Рәмиев исемендәгеИТ-паркта булды, Казан федераль университеты һәм КФУ музее белән танышты, шулай ук Казан Кремле территориясендәге тарих һәм архитектура һәйкәлләре белән танышты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.