Яңалыклар

24.12.2017

Бүген КФУ Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтында Казан федераль университеты һәм Татарстан Хөкүмәтенең "Эшкуарлык фабрикасы" - киләчәк бизнесменнарын әзерләү буенча  уртак проектының чираттагы сезонына йомгаклар ясалды. Проектны тәмамлаучылар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. “Эшкуарлык фабрикасы”нда катнашучылар өч ай дәвамында остазлар ярдәмендә үз бизнесларын оештыралар. Эшләренең нәтиҗәсен "фабрикантлар" чыгарылыш көнендә инвестицион проектлар буларак тәкъдим итә. 

23.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты – «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Югары советының һәм Генераль советының уртак утырышында катнашу.

Искәртәбез, Мәскәүдә ВДНХ мәйданчыгында бүген «Бердәм Россия» партиясенең XVII съезды эшенең икенче көне бара, төп тема – 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Съездда 2500 катнашучы һәм кунак бар, шулардан 455 делегат «Бердәм Россия»нең 85 төбәк бүлекчәсеннән.

22.12.2017

«Татнефть» ГАҖның 2017 елның 9 ае эчендәге рекорд дивидендларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең  яхшы икътисадый күрсәткечләре һәм компанияне капиталлаштыруны  икеләтә арттыру планнары белән аңлатты. Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуында хәбәр итте.

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәгечә ел енәтиҗәләренә багышланган очрашу үткәрде. 2017 ел йомгаклары буенча, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан икътисадый яктан эшне элеккечә дәвам итә. Бу предприятиеләр эшчәнлегенә дә, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга да, инвестицион проектларга да кагыла. "Гомумән республиканың алга таба үсешкә мөмкинлекләре бар. Киләсе елга 38 республика программасын гамәлгә ашыру каралган. Нефть-газ химиясе комплексына инвестицияләр зур күләмдә. Безнең иминлек күбесенчә икътисадый вәзгыятькә бәйле - нефть химиясе өлкәсе үсешенә, сәнәгать мәйданчыклары эшенә", - диде ТР Президенты. 

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, ТР Премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

22.12.2017

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы нәитҗәлеген арттыру өлкәсендге ТатНИИСХ фәнни эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Киңәшмә видеконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. 

Россия фәннәр академиясенең Федераль тикшеренү үзәге Казан фәнни үзәгенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә,. институт Татарстан авыл хуҗалыгы комплексының бердәм системасында эшли. 

22.12.2017

Татарстан Республикасында 2017 елның 22 декабрь көненә 2 269,1 мең кв. м торак сафка кертелгән. Узган елдагыга караганда 100 процент тәшкил итте. Питрәч, Әтнә Арча, Лаеш, Биектау, Теләче, Алексеевск, Кайбыч, Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Тукай, Чүпрәле, Буа, Менделеевск, Тәтеш, Югары Ослан, Кукмара, Мөслим, Сарман, Нурлат. Балык Бистәсе, Минзәлә, Зәй, Апас районнарында - барлыгы 28 районда - торакларны сафка кертү планы башкарылган. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 

22.12.2017

Бүген Әлмәт шәһәрендә реконструкциядән һәм капиталь ремонттан соң 3 нче шәһәр поликлиникасы ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Поликлиникадагы капремонт турында Рөстәм Миңнехановка Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, «3 нче ӘШП» ДАСУ баш табибе Айдар Габдуллин сөйләде.

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Директорлар советы быелның тугыз ае эчендә бюджет үтәлешен карады һәм 2018 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджетны раслады.

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО» комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Ринат Сабиров, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин озата йөрде.

Битләр: << 1071 1072 1073 ( 1074 ) 1075 1076 1077 1078 1079 1080 >>