Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев белән очрашты

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, ТР Премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Аскар Жумагалиев хәбәр иткәнчә, Казахстан делегациясе Казанда ИТ-парк эше белән танышкан, Иннополис шәһәрендә дә булган, ИТ инфраструктураның башка объектларында да булганнар. 

Делегация шулай ук "ГЛОНАСС+112" системасы эше белән дә танышкан. 

Казахстан делегациясенә Татарстан Республикасын цифрлы үзгәртү концепциясен тәкъдим иттеләр, ул икътисадның төрле өлкәләренә карый: дәүләт идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру инфраструктурасы, кибериминлек һәм башкалар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина