Бүген КФУ Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтында Казан федераль университеты һәм Татарстан Хөкүмәтенең "Эшкуарлык фабрикасы" - киләчәк бизнесменнарын әзерләү буенча уртак проектының чираттагы сезонына йомгаклар ясалды. Проектны тәмамлаучылар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. “Эшкуарлык фабрикасы”нда катнашучылар өч ай дәвамында остазлар ярдәмендә үз бизнесларын оештыралар. Эшләренең нәтиҗәсен "фабрикантлар" чыгарылыш көнендә инвестицион проектлар буларак тәкъдим итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаган кызны Хөкүмәт әгъзаларын SMM (социаль челтәрләр маркетингы) өйрәтергә чакырды.
Әлмәттән яшь эшмәкәр, SMM Plastilink мәктәбе җитәкчесе Алисә Сафина бүген “Эшмәкәрлек фабрикасы” чыгарылышында инвестпроект тәкъдим итте. Кыз программада катнашу вакытында 200 мең сум табыш алган.
Татарстан Президенты бу бизнес юнәлешен кызык дип тапты һәм аңа республика министрлыклары җитәкчеләре өчен мастер-класс үткәрергә тәкъдим итте.
Президент, эшмәкәр республика җитәкчелеге клиентлары өчен ташлама ясасын өчен, сатулашты. “Һәрвакыт сатулашу зарур, беркайчан да сатулашмыйча әйбер сатып алмагыз. Сатулашканда бу товарның сезгә кирәк булмаганын да аңларга мөмкин”, - дип киңәш итте ул.
Алисә Сафина респубика лидерын Plastilink мәктәбендә укучылар өчен дәресләр үткәрергә чакырды.
Президент калган инстаграм-блогерлар белән тигез шартларда булмавын әйтте. "Мөгаен, минем фотолар, сәфәрләр саны күптер. Әмма безнең һәрберебез кайбер нечкәлекләрне белергә тиеш. Шуңа күрә безнең барыбыз өчен дә сез сөйләгәннәр файдалы булачак. Без сезне чакырачакбыз”, - диде Миңнеханов.
“Эшкуарлык фабрикасы” мәгариф проекты чыгарылышыннан Юнир Муллаяров яшь IT-компаниянең киләчәктә 500 мең доллар табыш алу планы турында сөйләде. Бизнесмен сүзләренчә, бүген компания чит ил партнерлары белән эшли.
IT-бизнесны үстерүне тоткарлаучы факторлар һәм проблемалар буенча фикер алышканда, Татарстан Президенты мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновтан яшь компанияләр турында белмәвен ишеткәч, министрлык эшен тәнкыйтькә тотты.
“Начар эшлисез, IT-эшмәкәрләрне җыярга, аларның барысын белергә һәм ярдәм итәргә кирәк. Теләсә нинди форманы тап, чакыр, ярдәм ит, алга этәр”, - диде Миңнеханов.
Компанияләр максатка ирешсен өчен яшь эшмәкәрләрне кызыксындыру, зур бурычлар кую һәм шартлар булдыру зарур.