Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңартылган 3 нче поликлиниканы ачты

22.12.2017

Бүген Әлмәт шәһәрендә реконструкциядән һәм капиталь ремонттан соң 3 нче шәһәр поликлиникасы ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Поликлиникадагы капремонт турында Рөстәм Миңнехановка Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, «3 нче ӘШП» ДАСУ баш табибе Айдар Габдуллин сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов беренчел онкокабинетны, ФГДС, фиброколоноскопия, маммография кабинетларын, нур диагностикасы бүлеген һәм тәүлек буе эшли торган травматология пунктын карады.  

Поликлиниканы карау барышында Татарстан Президенты табиблар һәм пациентлар белән сөйләшеп торды. Азакта Рөстәм Миңнеханов дәвалау учреждениесе коллективына эшләрендә уңышлар теләде.  

«Поликлиника зур үзгәрешләр кичергән, кабинетлар, холллар өр-яңа техника белән җиһазландырылган, табиблар эше өчен бөтен шартлар да тудырылган. Поликлиника коллективына тотрыклы эш телим, ә пациентларга – сәламәтлек», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул поликлиниканың баш табибына өйгә чакырулар буенча хезмәт күрсәтү өчен автомобильгә сертификат тапшырды.


Әлмәт муниципаль районы Матбугат хезмәте материаллары буенча