Татарстан Республикасында 2017 елның 22 декабрь көненә 2 269,1 мең кв. м торак сафка кертелгән. Узган елдагыга караганда 100 процент тәшкил итте. Питрәч, Әтнә Арча, Лаеш, Биектау, Теләче, Алексеевск, Кайбыч, Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Тукай, Чүпрәле, Буа, Менделеевск, Тәтеш, Югары Ослан, Кукмара, Мөслим, Сарман, Нурлат. Балык Бистәсе, Минзәлә, Зәй, Апас районнарында - барлыгы 28 районда - торакларны сафка кертү планы башкарылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт төзелеш кхзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 1 мең 936 тикшерү үткәргән - хокук һәм нормаларны бозу өчен 14 млн. 810 мең сумга 500 кара чыгарган
Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарында 465,2 мең кв. метрлык 8 мең 358 фатирлы 178 йорт буенча мәгълүмат теркәлгән. 2017 елга инвестицион программаның калган 33 объектында төзелеш тәмамланган, сафка кертү өчен документлар теркәү эше алып барыла.
2017 елда арендалы торак төзү программасы буенча 22,6 мең кв. метрлык 387 фатирлы 17 йортны төзү каралган. 21,7 мең кв. метрлык 363 фатирлы 16 объект сафка кертелгән (Югары Ослан - 9, Чирмешән - 1, Мамадыш - 4, Әлки - 2).
Республикада ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасында 305 торак сафка кертелгән.
Шәхси торак төзү программасы кысаларында 2017 елда программа тулы күләмдә башкарылган.
Шулай ук республикада авыл клубларын, Советлар биналары төзү программалары, ветеринар берлекләр һәм авыл хуҗалыклары идарәләрен капиталь ремонтлау программалары да тулы күләмдә башкарылган.
2017 елда амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча Казанда, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә 74 бинаны ремонтлау каралган. 22 декабрь көненә эшләр 47 объектта дәвам ителә, 27 сендә тәмамланган.