Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбтәләре министры Азат Хамаев һәм башкалар катнашты. Чара Турхан Дилмачның Казанда эшчәнлеге тәмамлану сәбәпле оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - 52 Татарстан кешесе. "Шулай без сезнең хезмтегез, каһарманлыгыгызны, илебез һәм республикабызны ныгытуга керткән зур өлешегезне бәялибез", - диде чыгышында Татарстан Президенты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды (Казан, Кремль ур., 12).
Кабул итүгә язылганнарның бер өлеше кабул итүгә шәхсән килде, бу асылда Казан кешеләре, тагын берничә кешенең мөрәҗәгате видеоконференцэлемтә режимында тыңланды (Зеленодольск һәм Әлмәт муниципаль районнары).
Бүген Казанда «Черек күл» паркында яңа шугалак ачылды. Ял итү зонасын торгызу нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген «Корстон» КСКК да (Казан) «Ел җитәкчесе-2017» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Корстон» КСКК мәйданчыгында куелган «Форд» һәм «УАЗ» газ-мотор автомобильләре модельләре белән танышты.
Чара үткән елда республиканың икътисадый йомгакларына багышланган «Татарстан – 2017» документаль фильмын күрсәтүдән башланды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты үткәрде.
Утырышта республика территориясендә гамәлгә ашыру өчен берничә инновацион проект тәкъдим ителде.
Шулай ук 2018 елга ТР нефть химиясе комплексы предприятиеләре арасында, шул исәптән кече һәм урта бизнеска, углеводород чималын һәм нефть химиясе продукциясен бер-берсенә сату планының еллык исемлеге расланды. «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 2017 ел планы башкарылган.
Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Республика яңа ел чыршысы – 2017 бәйрәме узды, анда Татарстанның төрле почмакларыннан 7 меңнән артык бала чакырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Бәйрәм тамашасы башланганчы, Татарстан Президенты мәктәп укучылары арасында төрле бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр белән очрашты.
Быел Республика яңа ел чыршысы – 2017 бәйрәмендә катнашучылар өчен бик зур күркәм тамаша әзерләгәннәр, аны әзерләүдә меңнән артык профессиональ артист катнашкан.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» волейбол буенча хатын-кызлар командасын һәм җитәкчелеген Россия кубогында җиңүләре белән котлау телеграммасы юллады.
Телеграмма ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка һәм "Динамо-Казан" волейбол буенча хатын-кызлар командасы тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка һәм уенчыларына юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында булды.
Искәртик, әлеге комплекс зур күләмле ремонт эшләреннән соң ачылды.
Килүгә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөргән затлар балалар өчен яңа ел чыршысы янына юнәлде. Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче яңа ел белән котлады, балаларга да, иҗади коллективларга төзекләндерелгән мәдәният йортында матур итеп яңа елны каршы алырга теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, депутат корпусының өстенлекле бурычлары үзгәрешсез кала. Бу – Татарстан мәнфәгатьләрен яклау буенча максатчан закон чыгару эшчәнлеге һәм республиканы федераль максатчан һәм дәүләт программаларына максималь кертү.