Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән гадәттәгечә ел нәтиҗәләренә багышланган очрашу үткәрде

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәгечә ел енәтиҗәләренә багышланган очрашу үткәрде.

Очрашуда шулай ук 19 нчы Казан гимназиясе укучысы Амил Нуруллин катнашты. Башта ул Президентка татар шәһәр мохитен үстерүгә һәм татар телен үстерүгә тәкъдимнәрен яктыртан хат язды. Рөстәм Миңнеханов аңа бер көн Татарстан Президенты ярдәмчесе булырга тәкъдим итте. Бүген Амил Рөстәм Миңнеханов белән Түбән Камага һәм Әлмәткә барды, эшлекле чараларда катнашты.

2017 ел йомгаклары буенча, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан икътисадый яктан эшне элеккечә дәвам итә. Бу предприятиеләр эшчәнлегенә дә, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга да, инвестицион проектларга да кагыла. "Гомумән республиканың алга таба үсешкә мөмкинлекләре бар. Киләсе елга 38 республика программасын гамәлгә ашыру каралган. Нефть-газ химиясе комплексына инвестицияләр зур күләмдә. Безнең иминлек күбесенчә икътисадый вәзгыятькә бәйле - нефть химиясе өлкәсе үсешенә, сәнәгать мәйданчыклары эшенә", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, очрашу уңай булды. "Мин социаль-икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр иттем. Юл төзелеше, халыкны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Гомумән, бездә бөтен күрсәткечләр башкарылган". 

Республикада татар телен укыту мәсьәләсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов ассыязыклаганча, татар теле - субъектның дәүләт теле, әмма аны һәркем үзенчә аңлаган. "Без дә әлеге программаны төгәлрәк билгеләргә тиеш булган, аерым алганда, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча. Шул килешмичә эшләү аркасында, без федераль законнарны бозучы субъектлар арасына эләктек. Конституциядә әлеге нормалар билгеләнгән, әмма әлеге мәсьәлә федераль стандартлар белән билгеләнә. Без норматив законнар кысаларында эш итәбез дип уйладык, ләкин, кызганычка каршы, әлеге проблемага юлыктык", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, субъект теленең күпмедер дәрәҗәдә өстенлеге булырга тиеш. Федераль норма бар, анда беренче мәртәбә субъект дәүләт теле кертелде, ләкин вариатив - ирекле өлешенә. "Бүген безнең бөтен мәгариф системабыз әлеге норматив буенча эшли", - диде ТР Президенты. 

"Безнең яктан эшләп бетерелмәгәнлек бар. Телне өйрәнү теләге булырга тиеш. Татарстан телен өйрәнү системасы бик катлаулы һәм гамәли характерда тугел иде. Нәтиҗәдә кешеләр арасында ризасызлык тудырды. Хәзер татар теле методологиясе буенча, популярлаштыру буенча эш алып барырга кирәк. Без онлайн укыту өлкәсендә эшне дәвам итәбез, телне куллану мөмкинлекләрен булдырабыз", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул татарларның туган телләрен начар белүләрен яисә бөтенләй белмәүләренә игътибар итте. "Ана телен белергә кирәк, дип уйлыйм", - диде Татарстан Президенты. 

Аннаны Татарстан Президенты республикада коррупциягә каршы көрәш эше турында сөйләде. Татарстанда Антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә эшли, Рөстәм Миңнеханов аның эшен югары бәяләде. "Чиновниклар эше авырайды. Дөнья хәзер бик ачык, бөтен килешүләр ачык. Шуңа да хокуксыз килешүләр ачыкланачак", - диде ТР Президенты. 

Быелда гына төрле вазифаи затларга карата 66 җинаять эше ачылды. "Безнең бөтен эшебез дә күренеп торырлык булуга ирешергә кирәк. Чөнки федераль акчалар, субъект акчасы, муниципалитетларныкы катгый контрольдә булырга тиеш. Алга таба да бу юнәлештә эшне алып барабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Әңгәмә барышында “Үзгәреш җиле” музыкаль фестивале турында да сүз барды. Татар җыр сәнгатенең тарихы бик бай дип билгеләде ТР Президенты. әмма үзгәрешләр заманы килде, диде ул. Татар эстрадасын халыкара дәрәҗәгә чыгару кирәк, ләкин конкрет чараларсыз бу мөмкин түгел. 

"Без музыкаль коллективларыбызны камиллщштерергә тиеш, алар Мәскәү хезмәттәшләре белән бер рәттә булырга тиеш. Аыерым алганда, яшьләргә аерым контент кирәк. Бездә лаеклы җырлар, башкаручылар бар. Аларны яңа дәрәҗәгә чыгару кирәк", - диде ул. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов республикада Алданган өлешләп фатир алучыларга ярдәм тиү фонды булдыру темасына тукталды. "Бездә ике проблема - Казан һәм Чаллы. Җаваплылык шәһәр администрациясендә була. Алар телиләрме, юкмы әлеге процесста катнашучылар, әйтик, төзелешкә рөхсәтне алар бирә. Беркем дә шулай булыр дип уйламаганю Әмма тема үзе генә хәл ителми. гамәлләре шул хәлгә китергән кешеләр активларын качырган, алар кулга алынды. Без төрлечә акча табарга тырышабыз, эш лаып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Әлеге эш системалы булсын өчен, киләсе елның гыйнвар-февраль аеннан Татарстанда Өлешләп сатып алучыларга ярдәм фонды булдырыла, аның эше кураторы ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булачак. 

 

Президент өлешләп төзелештә катнашучылар арасында ике категория кешеләр булуын билгеләп узды. "Беренчеләре - соңгы акчаларын биргән кешеләр, алар бурыч алып, торакларын вакытында тапшырырлар дип өметләнгән. Икенчеләре - акчаларын шунда салып, акча эшләргә теләүчеләр. Минем фикеремчә, беренче чиратта яшәргә урыннары булмаганнарга, яисә бурычлары булган авыр хәлгә эләккән кешеләргә ярдәм итү. Фонд шуланы карап, хәл итәчәк", - диде ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев