«Татнефть» ГАҖның 2017 елның 9 ае эчендәге рекорд дивидендларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең яхшы икътисадый күрсәткечләре һәм компанияне капиталлаштыруны икеләтә арттыру планнары белән аңлатты. Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуында хәбәр итте.
2017 ел йомгаклары буенча компания дивидендлары арадаш йомгаклар кебек үк (75%) булачакмы дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов теләсә кайсы компания дивидендларны чиста табышның ким дигәндә 50%ы күләмендә түләргә тиеш, ә иң яхшысы – 75%.
«Татнефть» турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, компания якындагы 7-8 елга үзен капиталлаштыруны 2 мәртәбә арттырырга исәпли. «Моның өчен оптимальләштерү уздырырга, хисаплылыкның халыкара стандартларына туры килергә, яңа технологияләр кертергә, сакчыл җитештерүгә ирешергә кирәк, - диде ул. - Әмма иң мөһим критерийларның берсе – эшнең икътисадый нәтиҗәлелеге, керемлелек һәм дивиденд сәясәте».
«Татнефть»нең базар күрсәткечләре яхшы, яхшы табыш, компания нәтиҗәле эшли, дип саный Татарстан Президенты. Аның зур дивидендлар түләвен Рөстәм Миңнеханов «базар өчен яхшы сигнал» дип атады.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ОПЕК белән килешүләр нигезендә чикләүләр булмаса, «Татнефть» 2017 елда нефть чыгаруны тагын да арттыра алыр иде. Ул чикләүләрне озайту буенча килешүне Владимир Путинның зур уңышы дип атады. Бу җитди позитив бирде, шуның нәтиҗәсендә нефть бәясе $65 булды, дип белдерде ТР Президенты.
Искәртәбез, «Татнефть» компаниясе 2017 елның 9 ае өчен рекорд дидвидендлар – 75% түләячәк.