Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең XVII съезды кысаларында партиянең Генераль советы Президиумы утырышында катнашты

23.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты – «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Югары советының һәм Генераль советының уртак утырышында катнашу.

Искәртәбез, Мәскәүдә ВДНХ мәйданчыгында бүген «Бердәм Россия» партиясенең XVII съезды эшенең икенче көне бара, төп тема – 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Съездда 2500 катнашучы һәм кунак бар, шулардан 455 делегат «Бердәм Россия»нең 85 төбәк бүлекчәсеннән.

Партиянең XVII съезды кысаларында «Берәм Россия»нең Генераль советы Президиумы узды, анда проект эшчәнлеген яңа форматка күчерү турында карар кабул ителде. Бу карар нигезендә партия проектлары саны 14кә кадәр оптимальләштерелде. Утырыш барышында яңартылган партия проектларының координаторлары һәм иҗтимагый советлары рәисләре билгеләп куелды.  

«Бердәм Россия»нең Генсоветы секретаре вазыйфаларын башкаручы Андрей Турчак хәбәр иткәнчә, «партпроектлар эшчәнлеге яңа форматка аларны нәтиҗәлерәк гамәлгә ашыру өчен күчерелде». Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең рәсми сайты хәбәр итә.

«Мәгарифне модернизацияләү» һәм «Балалар бакчалары – балаларга» партпоектлары «Яңа мәктәп» проектына берләштерелде, координаторы –  Дәүләт Думасы депутаты Алена Аршинова. Иҗтимагый советын Югары совет әгъзасы, МДУ ректоры Виктор Садовничий җитәкләячәк.

«Шәһәр тирәлеге» партпроекты «Кече шәһәрләр парклары» проектына берләштерелде. Координаторы – Генсовет әгъзасы, Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев. Иҗтимагый советының башлыгы итеп Югары совет Бюросы әгъзасы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп куелды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Бердәм Россия" партиясенең рәсми сайты материаллары файдаланылды.