Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да 2017 елдагы эшкә йомгак ясады

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО» комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Ринат Сабиров, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин озата йөрде.

«ТАНЕКО» сәнәгать мәйданчыгында Татарстан Президенты комплексның кайбер җитештерү объектларын – нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларын төзү һәм эшләтеп җибәрү эшләренең барышы белән танышты.

Аннары 2017 елда комплексның эш йомгаклары буенча киңәшмә уздырылды. 

Яңа объектлар төзүнең барышы турында «Татнефть» ГАҖ УРПС башлыгы Альберт Нурмиев мәгълүмат бирде.   

«ТАНЕКО» АҖнең 2017 елдагы эше турында предприятие генераль директоры Леонид Алехин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, «ТАНЕКО» АҖдә нефть чималын эшкәртүнең көтеләчәк күләме 2017 елда 7,847 млн тонна булачак, эшкәртү тирәнлеге 99,24%.    

Чыгышында ул 2018 елга бурычларны да билгеләде. Нефть чималын эшкәртү 9 404,7 мең тонна булачак (2017 елга карата 119,9%). Шулай ук ТАNECO base база майларын омологацияләү эше дәвам ителәчәк.   

Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» АҖ, УРПС һәм комплексны төзүдә катнашучы подряд оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләренә республика бүләкләре тапшырды.

«ТАНЕКО»да Татарстан Республикасы Президенты белән бергә комплекста Казанның 19 нчы гимназиясе 10 «Б» сыйныфы укучысы Әмил Нуруллин да булды – ул  Татарстан Республикасы Президентына шәһәр тирәлеген һәм татар телен үстерү турында хат язган булган. Аның мөрәҗәгатенә җавап итеп, Рөстәм Миңнеханов аны бер эш көне дәвамында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе булып эшләргә чакырган.

Нефть химиясе кластерын үстерү – Владимир Путинның стратегик инициативаларыннан берсе. Россия Президенты Россия икътисадын үстерү өчен нефть тармагы инфраструктурасын үстерү мөһимлеген берничә мәртәбә билгеләп үтте. «Яңа объектлар илнең нефть-газ тармагын киңәйтә, бөтен Россия икътисадына сизелерлек файда китерә, һәм иң мөһиме, төбәкләрнең киләчәк үсешенә ярдәм итәчәк», - диде Владимир Путин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Танеко" матбугат хезмәте материаллары буенча