Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында A.M. Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзелеш заводының яңартылган цехында булды.
Предприятиедә Татарстан Республикасы Президентына яңартылган цехны күрсәттеләр. Әлеге җитештерү объекты – торбаүткәргечләрне, судноларның энергетика җайланмаларын, гомуми суднолар системаларын, һаваны вентиляцияләү һәм кондиционерлау системаларын әзерләү, җыю, монтажлау һәм сынау, суднолар әйберләрен, детальләрен һәм төеннәрен чыгару буенча уникаль бүлекчәләрнең берсе.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ремонт эшләре кысаларында түбә, складлар тулысынча яңартылган, цех техник яктан яңадан җиһазландырылган. Шулай ук хезмәткәрләр өчен социаль-көнкүреш шартлары яхшыртылган.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Зеленодольск суднолар төзелеше заводы генераль директоры Ренат Мистахов граждан суднолары төзелешен 30 процентка җиткерү буенча төп стратегик бурычны билгеләде.
Ул хәбәр иткәнчә, корпорация этаплап оештырылачак.
Татарстан Республикасы Президенты предприятие җитәкчелеге инициативасын уңай бәяләде. «Стратегик яктан бик дөрес булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Яңа корпорация янәшәсендә партнерлар булырга тиеш, бераздан торбаларны һәм башка икенчел җитештерү әйберләрен аутсорсингка чыгарырга кирәк бит, диде Татарстан Президенты. Корпорация үзе соңгы продукцияне җыю белән шөгыльләнәчәк.
Рөстәм Миңнеханов граждан суднолары төзелешен үстерүнең әһәмиятле булуына билгеләп үтте. «Безгә яхталар, катерлар җитештерүне арттырырга кирәк. Экспорт потенциалын, Россия базарын гына түгел, башкаларны да исәпкә алып үстерергә», - диде ул.