Рөстәм Миңнеханов: Чистай районы республика үсешенә зур өлеш кертә, әмма без сездән күбрәкне көтәбез

13.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чистай муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында» Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашты.   

Чара «Чистай» мәдәният үзәгендә узды. Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә, районның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы берәмлекләре товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карады.

Төп нотыкны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов ясады.

Чистай муниципаль районының 2017 елда җыелма территориаль продукты 19,2 млрд. сум тәшкил  иткән, шул исәптән халыкның җан башына 246 мең  сум туры килә (2016 елга карата 108%).

Чистай муниципаль районында тулаем уңайлы инвестицион климат сакланып кала. Соңгы биш ел эчендә инвестицияләр күләме 2,1 мәртәбә арткан һәм 2017 елда 5 миллиард сум тәшкил иткән. 

Районда 685 кече бизнес субъекты һәм 1935 индивидуаль эшкуар эшчәнлек алып бара, 2016 елга карата 1,5%тан артык. 

Чистайда инкубирлаштыру бизнес үзәге эшли, анда үткән ел 65 эш урыны булдырылган (барлыгы 180нән артык эш урыны), 655 миллион сумлык продукция төяп җибәрелгән, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 21 миллион сум күчерелгән. 

«Чистайга алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы бирү мөһим вкыйгларның берсе булды, - диде район башлыгы. – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә зур эш башкарылды. Бөтен чистайлылар исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, ул менә нәкъ безнең мәнфәгатьләрне яклады».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында   Чистай шәһәрендәге җитди инновацион үзгәрешләрне билгеләп үтте.

Ул искәрткәнчә, 2017-2018 елларда республикада барлык поликлиникалар да тәртипкә китереләчәк.

«Без күбрәк эшләгән саен, шәһәрнең йөзе үзгәрәчәк, кешеләрнең ихтыяҗы артачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу нормаль күренеш, безгә тынычланып калырга ярамый».

Аннары Рөстәм Миңнеханов төбәкнең социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, Татарстанның төп икътисадый юнәлешләрен билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов Чистай районының җыелма территориаль продукты өлешендә кече һәм урта эшкуарлык өлешен артырырга өндәде (29%).  

Районга инвесторлар килсен өчен шартлар тудырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Тагын Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, районга сөт җитештерү күләмнәрен арттыру зарур.   

Татарстан Республикасы Президенты  демография проблемаларын да читләтеп узмады, районда халык санының табигый кимүе күзәтелә.

Чистай районы мәгариф мәсьәләләре буенча да егерменче урында. «Сез мәгариф буенча беренче бишлеккә керергә тиеш, - диде ул. – Хәтта рус теле буенча да артта барасыз, нәрсә җитми. Шул ук вакытта сездәге лицейлар һәм   гимназияләр биш ел эчендә фәннәр буенча 100 балл җыйган 16 укучы әзерләгән. Димәк, сездә потенциал бар».

Тулаем район республика үсешенә бик зур өлеш кертә, дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов, әмма без сездән күбрәкне көтәбез, алга таба үсеш телим сезгә һәм барыгызга да уртак эшебез өчен рәхмәт. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.