Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына килде.
Эш сәфәренең төп максаты – «Чистай муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында» Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашу.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов районда берничә социаль объект карады.
Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затдар «Чистай үзәк район сырхауханәсе» ДАСУнең шәһәр балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов балалар поликлиникасын ачуны әһәмиятле вакыйга дип атады.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда яңа балалар поликлиникасын ачу белән барысын да котлады. «Күптән түгел без бу проблема турында, балалар поликлиникасын төзү турында фикер алышкан идек, менә ул әзер дә инде, – диде ул, – Чистайда гына түгел, тулаем республика буенча без 2017-2018 елларда барлык поликлиникаларны да тәртипкә китерү турында карар кабул иттек. Сезнең район буенча бу программага 6 поликлиника кертелде. Беренчел звено – поликлиникалар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары – сәламәтлек саклау системасының мөһим тәшкилияте. Бездә булган рейтинглар буенча сезнең районда сәламәтлек саклау сыйфатына карата халыкта шикаятьләр бар. Ышанам, объектларга, белгечләргә инвестицияләр кирәкле нәтиҗәне бирер».