Татарстан Президенты «МИСиС» милли тикшеренү технологик университетының үсеш буенча директоры Нурлан Киясов белән очрашты

13.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Президенты «Мәскәү корыч һәм эретмәләр» милли тикшеренү технологик университетының үсеш буенча директоры Нурлан Киясов белән очрашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган орашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнаштылар. 

Очрашуда катнашучылар цифрлы белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

"Татарстан халыкка хезмәт күрсмәтүне цифрга күчерү өлкәсендә Россиянең һәм бөтен Берләшкән Дәүләтләр Берлегенең лидеры дип саныйбыз. Цифрлы белем бирү өлкәсендә бергәләп алдынгы урынны саклап калырга телибез", - диде Нурлан Киясов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.