Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районы Советының йомгаклау утырышында катнашты

13.02.2018

Зеленодольск районы – республиканың иң эре муниципаль берәмлекләреннән берсе, аның уникаль спецификасы бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеше йомгакларына  һәм 2018 елга бурычларына багышланган Советы утырышында хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зеленодольск районының конкурент өстенлекләре бар, аерым алганда, географик яктан урнашуы, Казанга якынлыгы. Әмма шуңа да карамастан, районның эшкуарлыкны үстерү өлкәсендә потенциалы зур. Зеленодольск кече һәм урта бизнес субъектлары өлеше буенча башка муниципалитетлардан шактый артта. Татарстан Республикасы Президенты район җитәкчелеген халыкта эшкуарлык активлыгын арттыру өчен яңа алымнар эзләргә өндәде. Шул ук вакытта барлык  инфраструктур шартлар да бар: берничә сәнәгать мәйданчыгы эшли, бизнесны үстерү өчен яңа территорияләр төзелә, диде ул.   

«Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге бар. Без анда Төркия  идарәче компаниясен җәлеп итәргә ниятлибез. Алар сезнең территория өчен яңа эш урыннары, бюджетка өстәмә керемнәр алып киләчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, агросәнәгать комплексына аерым игътибар бирергә кирәк. Районның уңай күрсәткечләре асылда эре хуҗалыклар – «Майский» теплица комбинаты һәм «Ак Барс» кошчылык комплексы исәбенә ирешелә. Шәхси хуҗаылыкларны үстерү буенча зур эш таләп ителә. «Монда ярдәм кирәк. Районның потенциалы җитди», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз товарларын Зеленодольск районының үзендә дә, Казан базарларында да реализацияли ала.   

Муниципаль хакимият игътибар итәргә тиешле тагын бер тармак – мәгариф. Зеленодольск районы күрсәткечләрен Татарстан Республикасы Президенты начар түгел дип бәяләде. «Безнең яшьләребезнең конкуренциягә сәләте алган белемнәренә бәйле. Бүген мәгариф системасына гамәли характер бирергә кирәк. Укучының мөмкинлекләрен ачарга. Моның өчен методикалар күп, шул исәптән санлы технологияләрне җәлеп итеп тә», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Зеленодольск районының ишегалларын төзекләндерү буенча яхшы тәҗрибәсе бар. «Сез бу процесска шунда яшәүчеләрне җәлеп итәсез. Бу бик әйбәт», - диде Татарстан Президенты. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә демографияне яхшыртуга, ТКХ инфраструктурасын яңартуга, туризмны үстерүгә, шулай ук тузган торактан кешеләрне күчерү эшенә аерым игътибар бирергә кушты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.