Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда: Эшкуарлар һәрвакыт халыкның актив өлеше булды һәм булып кала да

02.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкуарлык бергәлеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу республиканың Зеленодольск районындагы сәнәгать паркларының берсендә («Весна» сәнәгать паркы) узды һәм Россия Эшкуарлыгы көненә багышланды.

Очрашуның модераторы - ТНВ телеканалы генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадырова.

Очрашуда РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнашты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эшкуарлар белән мондый очрашулар инде традициягә әйләнде. Ул ассызыклаганча, төбәктә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен барысы да эшләнә, һәм Татарстан инвестицион климат торышы буенча лидер төбәкләр рәтенә керә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты 5,2 трлн сум тәшкил иткән, һәм республикабызның тулаем төбәк продукты күләменең 24,2% ы – кече һәм урта эшкуарлык өлеше.

"Эшкуарлар һәрвакыт халыкның актив һәм инициативалы өлеше булды һәм булып кала да, - диде ул. – Без күпме яңа проект гамәлгә ашырылуын күрәбез. Сезгә килгәнче, без шулай ук яңа җитештерүләр төзелешен башлап җибәрүдә катнаштык».

Татарстанда бүген 182 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты эшли, алар 640 меңнән артык эш урыны булдырган. Моннан тыш, республикада 392 мең үзмәшгуль теркәлгән. Узган ел эшкуарлар 233 млрд сум салым түләгән.

"Минемчә, бу бик җитди саннар, бигрәк тә банк ставкасы югары булган һәм санкцияләргә бәйле мәсьәләләр актуаль булган катлаулы заманда Шулай да безнең эшкуарлар яңа эш шартларына яраклаша алдылар», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук кече һәм урта бизнес район башлыклары кызыксынган урыннарда үсә дип ассызыклады.

«Әгәр башлык кызыксынса - яңа бизнеслар, яңа проектлар барлыкка килә, - диде ул. - Менә Лаешта проектлар бик күп. Кече бизнес өчен махсус мәйданчыклар оештыру - бик мөһим, һәм бу тулы бер фән! Эшкуар хакимият ягыннан, дәүләт ягыннан ярдәмне тоярга тиеш. Эшкуар - ул тәвәккәллектән курыкмаучы кеше бит. Үз исемең, үз акчаң белән тәвәккәл итү. Шуңа күрә алар ышанырга һәм хакимиятнең ярдәмен тоярга тиеш".

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген МХОдә катнашучыларны эшкуарлыкка җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. Бу тыныч тормышка яхшырак җайлашырга мөмкинлек бирә, ә без ярдәм итәргә тиеш, диде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук республикада электрон сәүдә үсеш алуын билгеләп үтте. Мисал итеп ул «Вайлдберриз» компаниясен китерде (очрашуда «РВБ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Ким дә катнашты). Соңгы 5 елда маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны йөз тапкырга артты, һәм хәзер 69 меңнән артып китә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул «Вайлдберриз» компаниясенә республикада динамик үсеш, эшкуарлар өчен мәгариф һәм маркетинг проектларын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларның игътибарын эшкуарларга республика һәм федераль хөкүмәтнең җитди финанс ярдәме күрсәтүенә юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, узган ел һәм агымдагы ел башында бизнеска финанс ярдәме 100 млрд сумнан артып киткән. «Бүген безнең белән бергә булган федераль коллегаларыбызга рәхмәт», - диде ул.

Очрашу барышында эшкуарлар Татарстан Республикасы Рәисенә киләсе елларга мәйданчыкларны үстерү өчен республика сәнәгать паркларын җиһазландыру кебек сораулар бирделәр.

"Званка" сәнәгать паркы" ИК вәкиле (Питрәч районы) хәбәр иткәнчә, бүген бу мәйданчыкта 19 резидент эшли. Сәнәгать паркын киңәйтү буенча сорау бар, әмма дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне карарга кушты. Ул, аерым алганда, бүген Казанга, Чаллыга якын районнардан күп күченүләр теркәлүен әйтте – кешеләр шәһәрләргә эшкә баралар.

"Районнарда эш урыннары булдырылсын өчен эшләргә кирәк, ансыз ярамый, - диде ул. – Әзер мәйданчыклар - сәнәгать парклары, индустриаль мәйданчыклар булса - анда эш урыннары да булдырыла".

Тәтеш районыннан шәхси эшкуар МХО ветераннарының кече бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасы программаларында катнашуына кагылышлы сорау бирде. Шәхси эшкуар агачтан эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә һәм күп фатирлы йортларның ишегалларын яисә җәмәгать урыннарын продукция белән тәэмин итүдә катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кайбер программаларны гамәлгә ашыру өчен МХОдә катнашучы эшкуарларны ничек җәлеп итү мәсьәләсен уйларга кушты. «Мондый эшкуарларны җәлеп итәргә һәм аларга ярдәм итәргә кирәк, - диде ул. - Без хезмәттәшлек рәвешен табарбыз".

Шулай ук эшкәртү җитештерүләре һәм ИТ-компанияләр өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ташламаларны озайту мөмкинлеге, кече технологик компанияләргә һәм тулаем кече эшкуарлыкка ярдәм чаралары, Татарстанда Россия экспорт үзәге вәкиллеген ачу сроклары һәм башкалар турында сораулар бирелде.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында «РВБ» ҖЧҖ һәм «Якты Юл" җитештерү-хуҗалык паркы» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка «РВБ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Владимировна Ким һәм «Якты Юл" җитештерү-хуҗалык паркы» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Иванович Кузнецов кул куйдылар.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Татарстан Республикасы муниципаль районнары эшкуарларының иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсының абсолют җиңүчесе - Биектау муниципаль районы эшкуарларының Иҗтимагый советы бүләкләнде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.