Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Родники.Дети» финал концерт-конкурсында булды. Чара театрның Казанда Г. Камал исемендәге театрның (Г. Камал ис .ТДАТ) яңа бинасында узды.
Искәртәбез, "Родники.Дети" Олег Газмановның "Родники" илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Конкурста Россия, Ватанга мәхәббәт, Ватаныбызның иң яхшы кешеләре һәм аны саклаучылар турында җыр авторлары һәм башкаручылары катнаша. Быел конкурска Россия балалары җибәргән 2 мең гаризадан Россиянең халык артисты Олег Газманов җитәкчелегендәге жюри 29 җырны сайлап алган.
Финал концерты һәм "Родники.Дети» конкурсында җиңүчеләрне билгеләү бүген, 1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә уза. Финал концертында Россия Федерациясенең 22 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан солистлар һәм вокаль коллективлар катнаша.
Концерт Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Дмитрий Железнов капелласы башкаруында татарча вокаль-бию номеры һәм «Туган як» җыры белән ачылды.
Чараны турыдан-туры трансляцияләү оештырылган («ВКонтакте»да һәм «Родники» бергәлеге битендә). Бәйрәмне «Москва 24» каналы алып баручысы Мария Рыбакова һәм аның яшь коллегасы - «Голос» шоуы финалисты Сәид Галиуллин алып барды.
Россиянең халык артисты Олег Газманов һәм эстрада җырчысы Элвин Грей «Русский мир» җырын башкардылар («Мин рус, мин татар, мин чечен, мин башкорт, мин бөтен ил халкы, һәм без барыбыз бергә - рус дөньясы»).
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Казанга концерт-конкурста катнашу өчен килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. «Без шундый колачлы чараларны кабул итә алуыбызга чын күңелдән шатбыз, – диде ул. - Балалар - ул безнең киләчәгебез! Бүген сезнең бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне. Алкышлар сезгә!»
"Олег Михайлович Газманов патриотизм белән аерылып тора, - диде Татарстан Рәисе. - Ул үзе артыннан бик күп яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә ияртә. Без барыбыз да бу илдә яшибез, һәм һәркайсыбыз үз авылының, үз шәһәренең, үз төбәгенең патриоты булырга тиеш. Тулаем алганда - бу безнең уртак илебез! Җиңүнең 80 еллыгы елында сез бүген үзегезне күрсәтә аласыз. Мин сезгә уңышлы чыгышлар телим һәм Татарстан сезнең өчен һәрвакыт ачык дип ышандырасым килә!» Рөстәм Миңнеханов форсаттан файдаланып, Олег Газмановка бүләк тапшырырга теләвен әйтте.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм казанышлары өчен Олег Газманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Искәртәбез, конкурста Татарстан Республикасын «Ежевика»балалар музыкаль коллективы тәкъдим итә.
Белешмә өчен:
«Родники.Дети» мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәме белән булдырылган һәм үсә.