Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй районында булды.
Ул анда яңа төзелгән һәм капиталь ремонт ясалган объектларны карады. Беренче объект элеватор – «Заман» агросәнәгать паркы резиденты булды. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов Татарстан Президентына хәбәр иткәнчә, бу объект 81 мең тонна бөртекле ашлык кабул итә алачак. Объект 2018 елның урып-җыю чорына тулысынча файдалануга тапшырылачак.
Рөстәм Миңнеханов яңа элеватор цехларын карап чыкты, җайланмалар белән танышты. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты предприятие хезмәткәрләре белән дә сөйләшеп торды, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакын вакытында түләүләр белән кызыксынды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Ринат Фәрдиев исемендәге паркта булды. Анда СССРның атказанган спорт мастеры Василий Бекасов исемендәге чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионаты узды. Зәй районында иң югары дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган, дип сөйләде Рәзиф Кәримов Татарстан Республикасы Президентына.
Чаңгы роллер трассасы булган “Ялта-Зәй” спорт әзерләүләре үзәгеннән тыш, Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге яңартылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә бар. Аларны ремонтлау эшләренә һәм җиһазлар алуга 2015 елдан алып 40 миллионга якын акча бүлеп бирелде, дип сөйләде Рәзиф Кәримов.
Татарстан Президенты чаңгы узышлары турнирының финал ярышларын карады һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Район үзәк хастаханәсенең балалар корпусындагы капиталь ремонтка да бәя бирде.
Соңыннан республика башлыгы 100 миллион акча бүлеп бирелгән “Энергетик” мәдәният сараенда булды. Бинаның подвалы, түбәсе, алгы өлеше, вентиляция системасы яңартылган, холлары һәм коридорлары да ремонтланган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә шартлар тудырылган.