Рөстәм Миңнеханов эш хакын вакытында түләмәүчеләр белән эшне көчәйтергә йөкләде

09.03.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш хакы буенча бурычларны түләү өлкәсендә эшне активлаштырырга йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген әлеге тема махсус контрольдә тора. Республика хакимият органнарының бердәм бу өлкәдәге эше эш хакы буенча бурычларны киметергә ярдәм итә. Әмма бу проблема республиканың кайбер предприятиеләрендә әле бар. "Бу мәсьәләне хәл итү ысулын табарга кирәк. Тема прокуратура, тармак министрлыклары җитәкчеләре һәм муниципалитетлар башлыклары ягыннан аеруча игътибарда булырга тиеә", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә бурычлары булганнарга игътибар итәргә йөкләде. Аерым алганда, "Ак Барс Холдинг" предприятиесе турында сүз бара. ТР Президенты ассызыклаганча, хезмәт өлкәсендәге законнарны бозучыларны җаваплыкка тартырга кирәк. "Шулай ук дәвам итсә, җаваплыкка тартыгыз", - диде Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев