Татарстанда 104 мәгариф объектында капиталь ремонт бара

09.03.2018

Татарстанда 104 мәгариф объектында капиталь ремонт эшләре бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 

2018 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасына 995 объект кертелгән. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, бүген проект-смета документациясе эшләнә. «Кайбер объектлар аукционга чыкты һәм эшләр оештырылды», - диде министр.

7 мартка 14 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәптә, 83 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре алып барыла. Программа үтәлеше  – 6%.

2018 елда 14 балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт планлаштырылган, 6 балаларны савыктыру лагере төзергә һәм 1сен  реконструкцияләргә җыеналар. 13 объектта капиталь ремонт эшләре башланган инде.  

11 булдырылучы ресурс үзәгеннән (колледждан) 9ында капиталь ремонт эшләре оештырылган.  

7 мартка 35 мәдәният объектында ремонт эшләре башланган. Министр башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә өндәде.

Тагын 27 яшүсмерләр клубында, 30 муниципаль берәмлек җирлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарында, 15 Татарстан Республикасы муниципаль архивында, 5 Татарстан Республикасы яшьләр үзәге биналарында ремонт эшләре бара.

Амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капремонтка килгәндә исә, 2018 елда 120 поликлиниканы яңарту каралган. 7 мартка проект-смета документациясе әзерләнә, планировка хәл ителешләре килештерелә, 48 объектта әзерлек эшләре башланган.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, өстәмә эш төрләре кирәк булган очракта, объектлар индивидуаль тәртиптә каралачак. «Форс-мажор хәлләр килеп чыкса, искәрмәләр булачак. Барлык калган объектлар буенча эшләрне  конкурс документациясе кысаларында алып барырга кирәк», - диде Татарстан Президенты. 

Ирек Фәйзуллин шулай ук искәрткәнчә, 2017 елдан бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган төзелеш һәм ремонт эшләренең смета бәясенең дөреслегенә мәҗбүри экспертиза уздыру кертелгән. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.