Рөстәм Миңнеханов «Салават Күпере» ТКда сыйфатсыз торакка карата шикаятьләрне тикшерергә йөкләмә бирде

09.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Салават Күпере» ТКда башкарылган төзелеш эшләренең сыйфатлы үтәләмәве буенча яңа йортларда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә махсус тикшерү уздырырга йөкләмә бирде. Бүген ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.     

«Минем исемгә күп шикаятьләр керә. “Салават Күпере” торак комплексында яшәүчеләр сыйфатсыз йортлар турында язалар. Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләренә, шунда барып, барысын да тикшерергә һәм тиешле чаралар күрергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Президенты социаль-мәдәни объектлар төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау программаларын гамәлгә ашыруда катнашучы  подрядчылар эшен җентекләп тикшерергә өндәде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, элегрәк Теләче районында яңа клуб төзегәндә эшчеләрнең икенчел төзелеш материаллары кулланулары турында мөрәҗәгать кергән иде. Моннан тыш, проект документациясе таләпләрен һәм техник регламентларны тупас бозулар турында хәбәр килгән иде, учреждение яңа җайланмалар белән коралландырылмаган иде.   

«Намуссыз кешеләр! Бу авылда кешеләр өчен клуб салабыз. Бүтән бу подрядчыны эшкә якын да җибәрмәгез. Йомгак документларына имза салган кураторны җаваплылыкка тартырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.