Рөстәм Миңнеханов Истанбулда берничә эшлекле очрашу үткәрде

27.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Истанбулда берничә эшлекле очрашу үткәрде. Делегация составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин бар. 

Башта ТР Президенты «Ильк Иншаат» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания нефть һәм газ чыгаруны оештыру буенча эшләр алып бара, шулай ук торак һәм башка объектларны төзи. Зур проектларны гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе бар. Очрашуда Татарстан белән компания арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. 

Төзелеш өлкәсендә багланышлар турында Рөстәм Миңнехановның «Кальон» и «Гөрсой» компанияләре җитәкчеләре белән очрашуда да сүз барды. Яңа объектлар төзүдән башка, «Гөрсой» тарихи биналарны тергезү белән дә шөгыльләнә. Әйтик, Истанбулдагы Сөләйман мәчетен, Мәккәдә дини объектларны тергезү эше. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бай, шул исәптән төзелеш предприятиеләре белән дә. Ул ике компанияне дә, гамәлгә ашырып була торган проектлар турында сөйләшү өчен, Казанга чакырды. 

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия икътисад министры урынбасары Фатих Мәтин белән "Төркия-Татарстан" бизнес-форумы кысаларында очрашты. Фатих Мәтин Татарстан җитәкчелегенең Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек итүгә биргә игътибарын ассызыклады, республикада инвестицияләргә уңайлы шартлар булдырылуын мактады. "Төркия компаняләре Татарстанга 2 млрд доллар инвестицияләде. Әле алда да эшләр бар. Без эшкуарларыбызны Татарстанда проектларын үстерергә өндибез", - диде Фатих Мәтин. 

Рөстәм Миңнеханов та үз чиратында Төркия икътисад министры урынбасарына рәхмәтен әйтте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.