Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Истанбул медицина фәннәре университеты ректоры Җәүдәт Эрдөлем белән очрашты.
Әлеге университеты составында 20 фәнни-тикшеренү үзәге һәм аңа бәйле хастаханәләр челтәре бар. Бүген университетта 5,5 мең студент белем ала. Югары уку йортыныңТөркиядән читтә дә филиаллар ачу, диплом программаларын кертү хокукы бар.
Рөстәм Миңнеханов һәм Җәүдәт Эрдөлем мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, студентлар һәм мөгаллимнәр белән алышыну мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
Шулай ук "Эйдос-Медицина" ҖЧҖ һәм Истанбул медицина фәннәре университеты арасында медик симуляторларны куллану өлкәсендә багланышларны үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр турында беркетмә имзаланды.