ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан Республикасы сәнәгатенең цифрлы трансформациясе” стратегик сессиясендә катнашты

27.04.2018

ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан Республикасы сәнәгатенең цифрлы трансформациясе” стратегик сессиясендә катнашты, ул 2018 елның 27-28 апрелендә КМТТУ-КАИ (КНИТУ-КАИ) базасында уза.

Алексей Песошин, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, сессия Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырыла, дип ассызыклады.

“Цифрлаштыруның заманча этабының төп үзенчәлеге шунда, технологияләр генә түгел, ә бәлки бизнес предприятиеләр дә үзгәреш кичерә”, - диде Алексей Песошин.

Ул искә төшергәнчә, 2017 елда “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” дәүләт программасы кабул ителгән, ә республикада “Цифрлы Татарстан” эшче төркем булдырылган.

“Иң мөһиме – цифрлаштыру буенча барлык дәрәҗәләрдә дә конкрет инициативалар һәм проектлар барлыкка килү. Ышанам, стратегик сессия предприятиеләргә цифрлы икътисадның заманча чынбарлыгын аңларга һәм нәтиҗәле үсәргә мөмкинлек бирә. Мин барыгызга да уңышлар телим”, - дип йомгаклады үзенең чыгышын Алексей Песошин.

Сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, цифрлаштыруда лидер-компанияләр экспертлары ике көн дәвамында Татарстан үсешенең агымдагы стратегик өстенлекләре хакында фикер алышачаклар.

Эшче төркемнәрдә эш “Машиналар төзү”, “Авиатөзелеш һәм оборона сәнәгать комплексы”, “Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү”, “Фармацевтика тармагы” һәм “Нефть-газ тармагы һәм нефть чыгару” кебек стратегик мөһим юнәлешләрдә барачак.  

 


КМТТУ-КАИ матбугат хезмәте