Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Әнкарага эш сәфәре кысаларында узды.

Нихат Зәйбәкҗи билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия бизнесы өчен кызыклы, моны Төркия Республикасыннан Татарстанга инвестицияләр күләме дә раслый. «Безнең бурыч – төрле яклы мөнәсәбәтләрне үстерү, үзара сәүдәне һәм инвестицияләр күләмнәрен арттыру. Без бизнесменнарыбызның Татарстанда эшләүләренә шатбыз һәм аларга төрле яклап ярдәм күрсәтәбез», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Төркия Республикасы белән багланышларны үстерүгә зур игътибар бирә. Шулай ук Татарстан  Президенты Нихат Зәйбәкҗиның Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген ныгытуга керткән өлешен югары бәяләде.   

«Төркия җитәкчелегенең сәяси ихтыяры нәтиҗәсендә һәм Сезнең ярдәм белән Татарстан территориясендә эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырылды. Сүз уникаль, югары технологияле проектлар турында бара. Аларның һәрберсе – безнең горурлыгыбыз», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан өчен Төркиянең кече һәм урта эшкуарлыктагы, сәнәгать мәйданчыкларының инфраструктурасын үстерү тәҗрибәсе аеруча кызыклы.   

Аннары очрашу барышында Төркия Республикасының Кече һәм урта эшкуарлык предприятеләрен үстерү һәм аларга ярдәм идарәсе (KOSGEB) белән «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КБАО арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.