Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәменә багышланган гает намазында катнашты

15.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның төп бәйрәме Ураза гаете намазында катнашты. 

Бәйрәм вәгазен һәм намазны Казанда Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә уздырды. 

Мөфти Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган телеграммаларны укыды. 

Шуннан вәгазендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аендагы уразаның зарури булуын искәртте, шул хактагы аятләрне һәм Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен исәк төшерде. Мөфти сүзләренчә, Рамазан аендагы уразаны тоту кешенең тән дә, рухын да баета. 

Шуннан бәйрәм намазы булды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.