Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин: FISU Volunteer Leaders Academy форумында 92 ил вәкиле катнаша

15.06.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумында катнашучылар һәм кунаклар белән очрашты.

Искә төшерәбез, Казанда 2018 елның 14-22 июнендә FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумы уза.

Форум 8 көн дәвам итәчәк. Катнашучылар алдында  FISU, UNESCO, Халыкара Олимпия комитеты, WADA экспертлары, шулай ук булачак универсиадалар һәм студентлар Дөнья чемпионатлары оештыру комитетлары вәкилләре чыгыш ясаячак. Футбол буенча агымдагы Дөнья чемпионаты “Шәһәр волонтерлары” программасына катнашучыларны  җәлеп итү быелгы форумның яңалыгы булачак.

“Безнең өчен быел планетаның иң актив һәм битараф булмаган кешеләрен кабул итү зур горурлык”, - диде Алексей Песошин форумда катнашучыларны сәламләп. 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, форумда 92 илдән хәрәкәтнең 111 лидеры катнаша.

“Казанда футбол буенча дөнья чемпионатына  2 меңнән артык волонтер җәлеп ителде, - дип искә алды ул. - 2019 елда Татарстанда узачак һөнәри осталык буенча World Skills дөнья чемпионатында 2,5 мең волонтер катнашачак”.

Алексей Песошин форумны оештыручыларга һәм катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм уңышлар теләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.