Бүген Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка Казан федераль университетының мактаулы докторы исеме бирелде.
Тантаналы чара университетныд төп бинасында узды.
КФУ бинасы янында Нурсолтан Назарбаевны һәм башка кунакларны Казахстаннан килеп укучы студентлар каршы алды.
Дипломны Казахстан Президентына Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров тапшырды. "Казахстан Президентының республикасы фәнни һәм мәгариф учреждениеләре белән безнең университет арасында дустанә һәм партнерлык мөнәсәбәтләре булдыруда йогынтысын исәпкә алып, КФУ галимнәр советы 2017 елның октябрь аенда Нурсолтан Назарбаевка "Казан федераль университеты мактаулы докторы" исемен бирү турында карар кылынды", - дип билгеләде Илшат Гафуров.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
"Татарстанда тугандаш Казахстанга үзенчәлекле мөнәсәбәт, - диде Нурсолтан Назарбаев. - Бу безнең бедәм тарихыбыз, гореф-гадәтләребез һәм традицияләребездән килә. Әйтелгәнчә, безгә тылмач кирәкми. Безне бердәм төрки мирас берләштерә. Безнең багланышар тарихы бик бай".