Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Конституциясе 25 еллыгы уңыеннан Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү илнең көчле иҗтимагый үсешен тотрыкландыруга ярдәм итте.
Контитуция икътисадый һәм сәяси системага хокукый нигез салды, диде Рөстәм Миңнеханов, гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен игълан итте, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне үз эченә алды.
Бүген Россия Федераль Собраниесе Федерация Советында "Россия Федерациясе субъекты" кысаларында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан - Россия Федерациясенед уңышлы төбәкләренең берсе. Аның сүзләренчә, уңышның нигезе республикада һәр яшәүче кешенең хезмәтендә.
Татарстанда 2018 ел дәвамында 1872 ягулык үрнәге лаборатор сынау уздырылган, шуларның 3,7%ы, ягъни 69 очракта техник таләпләргә туры килми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
Татарстанда ягулык бәяләре Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда түбәнрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы тоткарлану мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев рәислегендә узды.
Мәскәүдә РФ ФС Федерация Советы бинасының икенче катында бүген Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мөмкинлекләренә багышланган күргәзмә-презентация оештырылды. Күргәзмә Федерация Советында Татарстан Республикасы Көннәре уңаеннан тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасының казанышлары белән Россия ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Чара РФ ФС Федерация Советында Татарстан Республикасы Көннәре кысаларында узды.
Федерация Советы Рәисе Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашуда төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында сөйләште.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Cotton Way компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лидерлар клубының «Уңайлы инвестицион климатка 100 адым» еллык конференциясенең эшлекле иртәнге ашында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды, аны оештыручылар – гадәттәгечә Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ), ТАСС мәгълүмат агентлыгы. Төп тема – «Россия Федерациясе субъектларында эшлекле бергәлекләрне үстерү һәм кирәкле инфраструктура формалаштыру».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә (2018 елның 10 - 11 декабре) катнашу.
Искәртәбез, бүген Россия Федераль Собраниесе Федерация Советының пленар утырышы кысаларында «Субъект сәгате» узачак, анда Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы тәкъдир ителәчәк. «Субъект сәгате»ндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин чыгыш ясаячаклар.