Яңалыклар

18.12.2018

Татарстан Республикасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча тулаем региональ продукт күләме 2 трлн. 420 млрд. сумнан арта, узган елдагыдан 101,5 % үсеш. Сәнәгать продукциясе күләме, исәпләнгәнчә, 2 трлн. 750 млрд.сум., сәнәгать производствосы индексы - 101,9 %. 

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында хәбәр итте. 

Чара Корстон кунакханә комплексында узды, съездта Татарстан Республикасының бөтен 956 муниципаль берәмлеге делегатлары катнашты. 

18.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр мәктәп автобусларының чираттагы партиясен алдылар, бу автобуслар мәктәп маршрутлары буенча укучыларны йөртәчәкләр. 

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.  

17.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстанның иң яхшы  атлетларын хөрмәтләү буенча «Ел спортчысы» тантанасында катнашты.

2018 ел үзенең вакыйгаларга байлыгы белән аерылып тора, диде ТР спорт министры Владимир Леонов. «Кышкы Олимпия уеннарында татарстанлы спортчылар беренче мәртәбә дүрт медаль яуладылар, тагын өчесе – Параолимпиадада. Уенчы командаларыбыз да безне шатландырдылар. „Ак Барс“ өченче тапкыр чемпион булды, „Зенит-Казан“ барлык трофейларны да яулады, шулай ук башка командаларыбызның да казанышлары белән горурланабыз. Барлык халыкара беренчелекләрдә һәм чемпионатларда безнең спортчылар 310 медаль алдылар», - диде ул.

17.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Игорь Гуменный җитәкчелегендәге UBC Group компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР  Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР икътисад министры Фәрит  Габделганиев һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов та катнашты.

17.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнашты. Анда республикада юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл һәлакәтләре санын киметү һәм аларның нәтиҗәләре авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләләр каралды.   

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.    

17.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең чираттагы утырышын уздырды.

Чара видеоконференцэлемтә режимында төбәкләр губернаторлары – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән уздырылды.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе җитәкчесе.

15.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казан Суворов хәрби училищесы мәйданында “Суворовец” боз сарае ачылышы тантанасында катнашты. Моннан тыш, видеоконференцэлемтә режимында Чүпрәле районында “Алтын Барс” боз сарае ачылышы узды.

15.12.2018

Татарстанда 2018 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе үсеше индексы 101,7% булыр дип көтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Финанс министрының, ТР буенча ФСХ идарәсенең һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә РФ беренче вице-премьеры – Россия Финанс министры Антон Силуанов та катнашты. 

Утырыш кысаларында 2018 елда республиканың берләштерелгән бюджетының көтелүче үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының киләсе елга бурычлары турында фикер алыштылар. 

15.12.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кичә Россия Регби федерациясе утырышында һәм тантаналы кичәдә катнашты.

Бу чара 2018 елгы сезонда Россия регби уеннарына нәтиҗә ясауга багышланган иде.

14.12.2018

Язгы чәчү эшләренә әзерлекнең хәзерге этабы турында ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Битләр: << 921 922 923 ( 924 ) 925 926 927 928 929 930 >>